Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Николаевка мәктәбе яңара, укытырга балалар гына бетмәсен

Бетмәс дигән өмет бар. Шушы ук бинада урнашкан балалар бакчасына ун булачак укучы йөри.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Бүген биредә мәктәпне яңарту буенча колачлы эш бара. Класслар урнашкан тарихи бина да, спортзалы булган икенче корылма да капиталь төзекләндерелә. Район башлыгы Айдар Салахов бүген биредә булып, ремонтның барышы белән танышты. Объектта эш алып баручы төзелеш, хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләре, җирлек башлыгы Михаил Боков, мәктәп директоры Светлана Белянинова белән биналарны карап чыкты, алга таба эксплуатацияне уңайлы итәр өчен үзгәрешләр кертүне үзара килештереп бетерергә кушты.
Мәктәп бинасының яңа уку елына әзер булачагына шик юк, чөнки биредә дәүләт програмиалары буенча күп объектларда ремонт белән шөгыльләнгән Олег Федоров төзүчеләре эшли. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев