Николаевкада җыенда җирлектә яшәүчеләр өчен мөһим мәсьәләләрне карадылар
Урыннардагы диалог гражданнар өчен дә, хакимият өчен дә кирәк
Авыл җирлеге башлыгы Тимербулат Фарсиев докладына караганда, Николаевка, Уртамак, Чулпан, Рус Каран торак пунктларында 458 кеше яши.
247 шәхси ярдәмче хуҗалыкта 6 дуңгыз, 80 баш эре мөгезле терлек (шулардан 45 сыер), 45 кәҗә, 30 ат асрала.
Җирлек башлыгы аерым үз хуҗалыгында 30 бия тотучы Виталий Алексеевны һәм хуҗалыгында 31 баш эре мөгезле терлек (шул исәптән 12 савым сыеры) тотучы Сергей Нораевны билгеләп үтте.
Җирлек җирләрен «Калморза» ҖЧҖ һәм «Мензелинские зори» ҖЧҖ агрофирмалары эшкәртә.
Җирлек федераль, республика программаларында катнаша, гражданнар үзара салым җыя. Шул ук вакытта җирлекнең хәл итүне таләп итә торган бурычлары да бар.
Биредә яшәүчеләр СВО дагы хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша.
Мәктәптә 39 бала укый, балалар бакчасына 6 бала йөри. Мәдәният хезмәткәрләре район, республика чараларында актив катнашалар. Халыкка 1 фельдшер хезмәт күрсәтә. Николаевкада заманча ФАП эшли, 2025 елда Рус Каранда ФАП бинасы ремонтланган. Шулай ук, Тимербулат Фарсиев билгеләп үткәнчә, җирлектә почта эшли, ул хатларны, журналларны, газеталарны һәм пенсияләрне вакытында китерә.
Җыенны йомгаклап, Минзәлә районы башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев урыннарда социаль-экономик ситуацияне яхшырту буенча гражданнар һәм хакимият вәкилләре арасындагы диалогның мөһимлеген билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев