Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Николаевкадан Наталья Алексеева Бөтенроссия халык уенчыклары конкурсында 1 урын алды

Конкурс Пушкин иҗатына багышланган иде

Минзәлә районы Николаевка мәдәният йорты директоры Наталья Алексеева «Рус халык уенчыгы» II Бөтенроссия конкурс-фестивалендә катнашты.

Конкурс Казан шәһәре музей комплексының А. С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәге тарафыннан бөек рус шагыйренең тууына 225 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында оештырылды.

Наталья Алексеева жюри игътибарына «Әкият» номинациясендә «У лукоморья» дип аталган мамыктан ясалган уенчык тәкъдим итте.

— Конкурс нәтиҗәләре буенча Наталья Александровнаның эше 1 дәрәҗә Диплом белән билгеләп үтелде, — дип хәбәр итте Минзәлә район мәдәният сарае директоры Гөлчәчәк Габдрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев