Реклама
Көн темасы
Нәниләрне сөендереп
Алтынчы ел рәттән инде республикабызда матди ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе үткәрелеп килә. Ул хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы һәм "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге инициативасы белән уздырыла. Бу акциядә безнең район да актив катнашып килә.
Узган атнада Балалар иҗат йорты бинасы каршында әлеге акция кысаларында бәйрәм тантанасы оештырылды. Матур итеп бизәлгән Ижат йорты каршындагы мәйданда иртәдән үк җанлылык: тирә-юньгә күңелле музыка бөркелә, әти-әниләре җитәкләгән нәниләр - быел беренче сыйныфка укырга баручы балаларның кызыксынулары барысыннан да көчле. Булачак мәктәп укучылары өчен социаль яклау бүлеге, балалар иҗат йорты, район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган махсус концерт-тамаша бу чараны тагын да күңеллерәк итеп тулыландырды, бәйрәм төсе өстәде.
Быел беренче сыйныфка 281 бала бара, шуларның 76сы ярдәмгә мохтаҗ (аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдә тәр- бияләнүче). Шушы акция кысаларында аларга мәктәпкә җыенырга яр- дәм итү йөзеннән котлау сүзләрен ТРның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, муниципаль район башлыгы Рәсим Садыков әйтте, алар шәһәрнең оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән бергәләп уку өчен мөһим булган кирәк-яраклар салынган сумкаларны тапшырдылар, матур те- ләкләрен җиткерделәр.
"Бердәм Россия" Бөтен- россия сәяси партиясе- нең Татарстан региональ бүлегенең Минзәлә районы бүлекчәсе җитәкчесе Елена Сысоева нә- ниләрнең һәркайсына бердәмроссиялеләрнең бүләген - футболкалар өләшеп чыкты. Беренче сыйныфлыларга һәм аларның әти-әниләренә карата яңа уку елы алдыннан әйтелгән якты теләкләргә социаль як- лау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова да кушылды.
Әлеге акциядә оешма җитәкчеләре генә түгел, шәхси эшмәкәрләр дә, волонтерлар да, авыл җирлекләре башлык- лары да, депутатлар да, гомумән, азкеремле гаиләләрдән булган балаларның язмышына битараф булмаган һәркем актив катнашты. Андый хәйриячелек акцияләренә кушылучыларның сафы елдан-ел арта бара.
Бу көнне тантанага җыйналучы нәниләр дә, аларның ата-аналары да матур җырлар тыңлау белән беррәт- тән, әкияттәге персонажлар - игелекле Машенька һәм шаян пиратлар белән көлешә-көлешә аралаштылар. Соңыннан нәниләр "Камелот" кафесында бәйрәм ашы белән сыйландылар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев