Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Нур" халык театры "Идел-йорт" фестивалендә беренче урын яулады

Быел фестиваль онлайн-форматта узды.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Минзәлә районы Тауасты Байлар авылының “Нур” халык театры Шамил Зиннуров исемендәге “Идел-йорт” фестивалендә 1 урын яулады.

Мөслимә Гайниева, Тауасты Байлар “Нур” халык театры җитәкчесе:

- Без әлеге фестивальдә ел саен катнашабыз. Быел, коронавирус белән бәйле вәзгыять аркасында фестиваль онлайн-форматта узды. Без С. Шакуровның "Тол хатыннар, тол кызлар" спектаклен тәкъдим итеп беренче урынга лаек булдык. Жюри составында республикакүләм мәдәният, театр өлкәсендә бик күренекле, мәртәбәле шәхесләр иде. Мәсәлән, легендар артист Әзһәр Шакиров, безне бәяләп: “Тауасты Байлар авылы мин бик яхшы беләм, данлыклы авыл бит ул, Әзһәр Абдуллинны биргән авыл, әлеге данлыклы дирижёр, композитор, музыка белгече, педагог минем дустым иде”, - диде.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча халык театры коллективы 100 мең сумлык сертификатка ия булды.

Мөслимә Гайниева сүзләренчә, алдагы елда әлеге спекаткльне Минзәләдә кую да планлаштырырла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев