Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Өченче урта мәктәптә театр да уйныйлар, мультфильм да төшерәләр

Шәһәрдәге 3 нче урта мәктәптә туган телләрне өйрәнүгә кызыксыну тудыруда, туган телләрне саклау һәм үстерүдә дәрестән тыш чараларның роле зур булуына тагын бер мисал – биредә 2017 елдан бирле “Сәләт” театр студиясе дә эшли. Бу түгәрәккә татар балалары гына түгел, рус балалары да бик кызыксыны, теләп йөри. Бу юлы “Кәҗә, сарык һәм башкалар” спектакленнән өзек күрсәтелде.

(Минзәлә, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Телләрне белү – бөек көч. Моңа көннән көн инанабыз. Мәктәпне тәмамлагач, уңышлы карьера төзергә исәпләсәң дә, дөнья буйлап сәяхәт кылырга планлаштырсаң да, чит илдә белем алырга уйласаң да, телләрне белү кирәк. Кеше нинди телне генә өйрәнсә дә, ул фәкать тагын да белемлерәк, зирәгрәк булачак. Ә чишмә башы үзеңнең туган телеңне белүдән, үз туган телеңне сөюдән башлана.
ТР Министрлар Кабинеты каршындагы мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова шәһәрнең 3 нче урта мәктәбендә булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев озатып йөрде.
Кунакларны милли киемнәр кигән укучылар төрле телләрдә сәламләделәр.
Кыска гына вакыт эчендә мәктәп тормышын бар яклап ачып бетерү мөмкин дә түгел. Шулай да мәктәптә укучыларга туган телләргә кызыксыну тудыру, республикада яшәүче милләтләрнең мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә уңай мөнәсәбәт формалаштыру буенча барлык юнәлешләрен күрсәтергә тырыштылар.Кунаклар дәресләрдә һәм дәрестән тыш вакытта туган телләрне өйрәнү, саклап калу һәм үстерү буенча нинди эш алып барылуы белән таныштылар.
Кунаклар татар теле һәм әдәбияты дәресендә (татар төркеме) булдылар, дәрестән бер фрагмент карадылар. Традицион, бер төрле үткәрелгән дәресләрне гадәти булмаган дәресләр белән алмаштыру уку-укыту барышын кызыклы итә, балага өйрәнелә торган материалны аңларга да булыша. Биредә дә дәрес гадәти түгел иде: “Театраль педагогика” технологиясен кулланып алып барылды (укытучы Ольга Тимиркаева). Укучының күңеленә тәэсир итә, аң-белемен киңәйтә һәм иҗади эзләнүгә теләк һәм омтылыш тудыра торган алым бу.
Мәктәптә туган тел һәм әдәбияты укытучыларының методик күргәзмәсе оештырылган. Кунаклар “Мәдәниятләр калейдоскобы” халык осталары күргәзмәсен кызыксынып карадылар. Ул укучыларның һәм ата-аналарның уртак иҗади проектларын да берләштерә. Төрле милләтләрнең традицияләрен, гореф-гадәтләрен чагылдырган күргәзмәне ата-аналар булышлыгы белән ясаганнар.
Укучыларның башка халыкларның мәдәнияте, аларның гореф-гадәтләре белән танышырга мөмкинлекләре зур. Мәсәлән, әлеге мәктәптә 7 төрле милләт баласы укый.
Икенче елын мәктәптә “Юный It-шник” түгәрәге эшли. Ул да балаларда зур кызыксыну уята. Түгәрәк барышында мультфильмнар иҗат итүнең туган телне өйрәнүгә этәргече зур икәнлеген раслаучы дәлил ул.
Безнең өстәмә
Шушындый ук очрашу гимназиядә дә үтте. Биредә дә дәресләрдән фрагментлар күрсәтелде. Кунаклар шулай ук туган телләрне саклау һәм үстерү, халыкларның мәдәниятен, традицияләрен өйрәнүдә әһәмиятле урын алып торган өстәмә дәресләрне карадылар, төрле түгәрәкләр эше белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев