Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Олимп” спорт мәктәбе директоры Чулпан Харисованы Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы киңәшмәсендә бүләкләделәр

Күчмә утырыш республикада чаңгы спортын үстерү мәсьәләләренә багышланган иде.

(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Кичә Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының күчмә утырышы үткәрелде. “Татарстан Республикасында чаңгы ярышлары буенча спорт резервын әзерләү турында. Проблемалар һәм аларны чишү юллары” дип аталган әлеге семинарда Минзәлә районыннан “Олимп” спорт мәктәбе директоры Чулпан Харисова һәм әлеге спорт мәктәбенең чаңгы бүлеге тренерлары Антон Лаврентьев, Ләйсән Сираҗетдинова катнаштылар.

Бүләкләү өлешендә Чулпан Харисовага Спорт министрлыгының Рәхмәте тапшырылды. Аны  Татарстан Республикасы Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм Татарстан Республикасы Чаңгы федерациясе президенты Илшат Фәрдиев бүләкләделәр.

Фотография ТР Спорт министрлыгы архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев