Өлкән минзәләлеләрне дә ГТО тапшырырга чакыралар
“Минзәлә” –“Мензеля” район газетасының 3 сентябрь, җомга санында Бөтенроссия физик культура, спорт комплексы нигезендә ГТО тапшыру буенча райондагы белгеч Дарья Липина белән әңгәмә басылачак. Сезнең игътибарга интервьюдан өзек тәкъдим итәбез.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
–ГТО нормативларын тапшыручылар күпме? Кайсы яшьтәгеләр активлык күрсәтә?
–Нормативлар тапшыруга зурларны җәлеп итү бигрәк тә авыр. Мисал өчен, 2020 елдагы 439 катнашучының 10 проценты гына диярлек 30 яшьтән башлап 70 яшькәчә булган кешеләр иде. Бүгенгесе көндә барысы 43 кешегә протокол төзелде, квартал әлегә тәмамланмады, сентябрь беткәнче, норматив тапшыручыларның санын арттырырга исәплибез.
ГТО нормативларын үтәүгә багышланган спорт чараларына өлкәннәр килеп, үсеп килүче буынга үрнәк күрсәтүләре сөенечле күренеш. Кызганычка каршы, андыйлар бик аз. Предприятие һәм учреждение җитәкчеләре тагын да азрак. ГТО нормативларын үтәүчеләр рәтендә андый кешеләрнең күбрәк булуын теләр идем, әлбәттә.
ГТО нормативларын кайда тапшырып була, аның өчен ниләр кирәк, кайсы гаиләләр бигрәк тә актив? Әлеге сорауга җаваплар район газетасының 3 сентябрь саны, 5 нче битендәге интервьдан укып белә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев