Пәнҗешәмбе- төзелеш оъектларында эш барышына контроль ясау көне
Бу атнада район башлыгы Айдар Салахов 30 августка тапшырылырга тиешле оъектларны карады, «Олимпиец» лагеры янында киләчәккә матур планнар хакында фикерләре белән уртаклашты.
(Илдус Шаһиев, «Мензеля-информ»)
Объектларда эш планлы алып барыла. Аларда булган сөйләшү мизгелләрен фотоларда күрәсез.
Балалар ял итү лагерында кертү пунктының әзерлеге белән танышкач, Айдар Салахов территорияне зурайту буенча фикерләре белән уртаклашты.
«Хәзер инде территорияне киңәйткәндә лагерь турында гына түгел, биредә санаторий- курорт ачу юнәлешендә сүз алып барыр вакыт җитте. Бездәге кебек табигать, файдалы җир асты сулары (эзләнсәң ләме дә бардыр әле)тирә-якта юк», — дип хәбәр итте "Минзәлә- информ"га район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев