Парклар саны арта, аларны тәртиптә тотарга техника кайта
Шәһәр инфраструктурасын контрольдә тотуны бүген район башлыгы Айдар Салахов Җиңү паркыннан башлады
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Биредә тәртип тотуда "Чиста шәһәр "гә район мәгариф бүлеге учрежденияләре булыша.
Шәһәргә кайткан төрле тагылма кораллар тагарга сәләтле тракторлар да чыгачак хәзер шәһәр урамнарына, паркларга. 12 паркны триммер белән генә тәртиптә тоту җиңел түгел.
Татарстан Рәисе башлангычы белән алып барылучы "Безнең ишек алды" программасы кысаларында тормыщ шартларын яхшырту бәхете быел Люксембург урамындагы 100,102 йортларда яшәүчеләргә дә елмайды. Айдар Салахов биредәге эшләре белән танышканда бер подъездагы пандусны уңайлы итеп үзгәртергә күрсәтмә бирде.
Көрәш һәм гер күтәрү залларындагы ремонт торышы да район башлыгының даими контролендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев