Патент системасына күчү җиңеләя
Моңарчы ЕНВД (салымның бер төре) түләгән эшмәкәрләр киләсе елдан яңа төр түләүләргә күчәргә тиеш булачак.
(Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ")
Минзәләдәге кече бизнес предприятияләре һәм шәхси хезмәткәрләрнең 288-е моңарчы салым түләгәндә ЕНВД системасын кулланган. 50-се патент белән эшләгән булган. Яңа төр салымны сайлаганда патентка өстенлек бирүчеләр арткан.Чөнки патентны 80 төр эшмәкәрлектә (моңарчы 64 кенә иде) кулланып булачак. Бу бигрәк тә заллары зур (150 кв.метрга кадәр) булган сәүдәгәрләргә һәм кафе тотучыларга файдалы. Патентка күчкәндә онлайн-кассаның кирәге калмый. Әмма эшмәкәрләр товар алганлыкка документ бирергә тиешләр. Шул ук вакытта чәчтарашлар, ремонт мастерскойлары, техник хезмәт күрсәтү станцияләре, прокат, сөт җитештерүчеләр, таксилар һәм кайбер башка төр хезмәтләрдә касса булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев