Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Патриотлар үстерәбез» хәрби-патриотик лагеренда «Батырлык дәресе» узды

Лагерьда ял итүче егетләр һәм кызлар махсус хәрби операциядә катнашучы Минзәлә егете Дмитрий Ибраһимов белән очраштылар.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Бүгенге көндә лагерьда бишенче смена бара. Исеменнән үк күренгәнчә, бу ял итү лагере генә түгел, ә балаларны физик һәм рухи яктан чыныктыручы, армия режимында эшләүче лагерь. Лагерь җитәкчелеге махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләрне лагерьга чакырып, балалар белән даими рәвештә очрашулар уздырып тора. 

«Батырлык дәресе» нә очрашуга килгән Дмитрий Ибраһимов 2022 елның сентябрендә өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операциягә китә. Дмитрийның моңа кадәр дә кайнар нокталарда хезмәт итү тәҗрибәсе була — Чечняда сугыша. Сержант хәрби званиесенә ия. Махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен икенче дәрәҗәдәге «За храбрость» медале белән бүләкләнә. Шулай ук Чечня сугышында алган бүләкләре дә бар.

Махсус хәрби операциядә Дмитрий штурм группасында була. 2023 елның декабрендә аягына пуля эләгеп, үкчәсендәге сөяге чәрдәкләнә. Шактый гына вакыт госпитальләрдә дәваланганнан соң тернәкләнү узу өчен туган шәһәре Минзәләгә кайтарып җибәрелә. 

Очрашу җанлы әңгәмә рәвешендә узды. Балалар хәрбигә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.

—Махсус хәрби операциядә катнашучы кеше нәрсәләр эшли белергә һәм нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

—Иң кирәк нәрсә дип мин үзеңә һәм башкаларга медицина ярдәме күрсәтә белүне әйтер идем. Ә шәхси сыйфатларга килгәндә ул: җитезлек, түземлек, кыюлык.

—Чын дусларыгыз барлыкка килдеме?

—Дуслар гына түгел, ә тагын бер гаиләм барлыкка килде дип әйтергә була. Без төрле шәһәрдән булсак та, бер-беребез белән нык дуслаштык. Дус кына түгел, ә үзара туганнар, абыйлар кебек якын кешеләргә әверелдек. Нигездә, полкта барыбыз да Татарстаннан.

—Гуманитар ярдәм барып җитәме?

—Әйе. Татарстаннан ярдәм бик күп килә. Әлеге эшне оештырып йөрүчеләргә, ярдәм итүче кешеләргә рәхмәт. Сез, балаларга да, хатлар язганыгыз өчен зур рәхмәт. Алар да безгә зур көч бирә. Хатлар язуны дәвам итегез.

«Патриотлар үстерәбез» хәрби-патриотик лагерь начальнигы Эльвира Гиргирчик "Батырлык дәресе"н йомгаклап очрашуга килгән Дмитрийга рәхмәтен белдерде һәм очрашу истәлеге итеп термос бүләк итте. Шулай ук җитәкче Ватанга тугрылыклы ир-егетләр үстерүдә лагерьның да өлеше зур булуын билгеләп үтте.

—Хәрби-патриотик лагерь 2010 елдан бирле эшли. Шушы 14 ел эшләү дәверендә лагерьда бик күп егетләр һәм кызлар чыныгу алды. Кайчандыр безнең лагерьда ял итеп, хәрби күнекмләргә өйрәнеп йөргән яшүсмер малайлар чын ир-егетләр булып җитлегеп, бүген махсус хәрби операциядә бик тә мөһим булган хәрби бурычларны башкаралар. Кызганычка каршы, ике егетебез инде геройларча вафат булды. Шуңа күрә безнең иң зур теләгебез — илебездә тынычлык булу. Зәңгәр күгебездә бары тик салют утлары гына ялтырасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев