Печән хәзерләүдә заиковскийлылар үрнәгенә иярик
Районыбыз хуҗалыкларында 9394 гектар мәйдан күпьеллык үләннәрне били. Күпьеллык үләннәр чабуны 1 июльгә төгәлләргә кирәк. Кайсы хуҗалык җитәкчесенең бу мөһим эшне оештыруга ни дәрәҗәдә җаваплы каравын таблицадан күрергә була. Беренче графа- хуҗалыклар, филиаллар, агрофирмалар исеме, икенче- чабылырга тиешле күпьллык үлән басулары(гектарларда), өченче-чабылган күпьеллык үлән басуы(гектарларда) Заиковский 1006 360 Әнәк 149...
Районыбыз хуҗалыкларында 9394 гектар мәйдан күпьеллык үләннәрне били. Күпьеллык үләннәр чабуны 1 июльгә төгәлләргә кирәк. Кайсы хуҗалык җитәкчесенең бу мөһим эшне оештыруга ни дәрәҗәдә җаваплы каравын таблицадан күрергә була.
Беренче графа- хуҗалыклар, филиаллар, агрофирмалар исеме, икенче- чабылырга тиешле күпьллык үлән басулары(гектарларда), өченче-чабылган күпьеллык үлән басуы(гектарларда)
Заиковский 1006 360
Әнәк 149 0
Мензелинский 597 517
Якты юл 752 70
Мәлкән 394 0
Сөт иле Минзәлә ф\лы 1743 587
Тәкермән 710 300
Вахитов 953 460
Куйбышев 840 386
Байлар 287 228
Сөт иле Чулман ф\лы 2790 1374
Калморза 140 15
Калинин 1474 350
Николаевка 810 50
Мензелинские зори 2424 415
КФХлар 1282 0
Район буенча 9394 4700
Чабылган күпьеллык үләннәрдән район буенча 1400 тонна печән хәзерләнгән. Шуның эченнән "Сөт иле Минзәлә" филиалы-320, "Сөт иле Чулман" филиалы-614, Заиковский ҖЧҖ-200 тонна печән төргәкләргә төрелгән. Ә менә "Мензелинские зори" агрофирмасы хуҗалыклары бер тонна да печән әзерләмәгәннәр. Сенаж салу буенча да эшләребез мактанырлык түгел әле, әлегә бу эштә начар бара.
Күпьеллык үләнннәрне чабып, печән,сенаж хәзерләүне оештыру бүген хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре өчен иң мөһим һәм катгый бурычларның берсе. Тиздән берьеллык үләннәр дә җитешәчәк. Ике фронтта берьюлы эш алып баруы кыен була шул инде. Бүген кайда үлән бар, тизрәк җыеп алырга кирәк. Кышын берсе дә артык булмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев