Педагогия көллиятенең тулай торагында быел студентлар яшәмәячәк
Чернышевский урамында урнашкан бинаның 1967 елда төзелгән өлеше яңартылачак.
(Илдус Шаһиев, «Минзәлә-информ»)
1918 елдан бирле кулланылышта булган өлеше сүтелеп, яңа бина төзеләчәк.
Студентлар вакытлыча гимназия һәм авыл хуҗалыгы техникумы тулай торакларында яшәп торачак.
— 2018 елдан бирле әзер проект белән йөрүебез нәтиҗәсендә бүген ремонт-төзелеш эшләре башланды, Аллага шөкер. Бу төбәктә компактлы яңартылган студентлар шәһәрчеге булачак, — диде район башлыгы Айдар Салахов «Минзәлә-информ» га.
Быел бинаның сакланып калган өлеше сафка бастырылачак, икенче өлешенең фундаменты салыначак.
Төзелеш эшләренең барышын яктыртып торачакбыз. Чөнки сентябрьдән башлап, тулай торак төзелеше ел объекты булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев