Реклама
Көн темасы
Почтальоныңа ярдәм итүчеләр дә бүләкле булачаклар
«Почтальоныңа ярдәм ит» акциясен район газетасын даими укучыларыбыз канатланып кабул иттеләр.
(Илдус ШАҺИЕВ, «Минзәлә-информ»).
Исегезгә төшерәбез, бу акция кысаларында 2023 елның икенче яртысы өчен 100 кешенең беренче булып "Минзәлә- Мензеля газетасына яздыручылар велосипедка лаек булачаклар.
Бу акциянең беренче җиңүчесе бар инде. Кадрия Мәрданова — "ТАТМЕДИА«ның «Мензеля-информ» филиалында газета тарату буенча менеджер булып эшләүче — үзенең даими яздыручыларын саклап калды — 100 данә газетага яздырды. Әле тагын йөзне яздырырга өмете бар.
Үз почтальоннарыңа ярдәм итүчеләр рациональ тәкъдим дә керттеләр: уен безне дә кызыктырырлык булсын иде — газетага язылучылар арасында да призлар уйнатыгыз! Шулай иттек тә. Район газетасына язылган һәр кеше, квитанция копиясен редакциягә китереп, корпоратив кружкалар, башка призлар отарга мөмкин. Хәер, газетага язылучылар һәрвакыт отышта. Котлау һәм белдерүләр биргәндә аларга файдалы ташламалар каралган.
Бүгенге көнгә район газетасына язылу торышы әлеге таблицада:
Беренче графа — почта бүлекләре, икенче — 2023 елның икенче яртысына план, өченче — 14 июньгә икенче яртыеллыкка газетага язылучылар саны
Әтрәкле 86 46
Бикбау 50 35
Дәвек 40 41
Кадрәк 110 71
Хуҗәмәт 40 7
Коноваловка 40 17
Наратлыкичү 40 20
Николаевка 66 47
Яңа Маҗын 30 31
Яңа Мәлкән 35 13
Күчмә 1 50 24
Күчмә 2 50 26
Тауасты Байлар 46 31
Воровский ис. 60 34
Иске Александровка 35 21
Иске Матвеевка 15 4
Иркәнәш 65 48
Урыс 70 43
Шәһәр үзәк 250 149
Шәһәр 1 120 73
Шәһәр 2 140 97
Шәһәр 3 120 73
Редакция:
Кибетләрдә сату 200 200
Оешмаларга тарату 663 410
Редакция аша турыдан-туры язылганда 2023 елның икенче яртысына бәя фәкать 594 сум тора.
Почта аша бәяне почтальоннардан сорагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев