Подъезда ремонт булса, без дә чәчәкләр ясар идек ди, Минзәләнең күпфатирлы йортларында яшәүчеләр
“Минзәлә” район газетасында шәһәребезнең күпфатирлы подъездларында чисталык һәм тәртипне тикшерү максатыннан шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева җитәкчелегендә рейд үткәрелүе һәм аның нәтиҗәләре хакында мәгълүмат бирә башладык.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Рейд хакында мәкаләләр чыккач, безгә күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән хат рәвешендә мөрәҗәгатьләр керде.
Фәнил Гарипов,Минҗиһан Зарипова Изыскательләр бистәсе 3/5 йортта яшәүчеләр:
–Әйе, матурлыкны җаны булган һәркем ярата. Без дә үзебез яшәгән подъездны көчебездән килгәнчә чиста тотарга тырышабыз. Үзебез җыештырабыз.Подъезд идәннәрен юу өчен чүпрәк, чиләк, щетка һәм кулдан ясалган көрәгебез бар. Ләкин буявы, штукатуркасы купкан диварлар, чокырлы-чакырлы идәннәр бөтен күренешне бозып торалар. Төзекләндерү чарасын күрүне сорап без “Идарәче компаниягә” дә хат яздык, бу хакта район газетасында да мәкалә чыкты. “Финанс мөмкинлегенә карап хәл итәрбез “дигән җавап алсак та, бүгенге көндә әле мәсьәлә уңай якка чишелмәде. Безнең йортта да ремонт ясалса, без дә 1/7 йорттагы кебек диварларга рәсемнәр ясап, картиналар элеп куяр идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев