«Полянка» лагерендә ял итүче балалар «Минзәлә-информ» филиалына экскурсиягә килде
Балалар филиал хезмәткәрләренең эшчәнлеге һәм «Минзәлә»-«Мензеля» район газетасы белән танышты.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Редакциягә экскурсиягә килгән балаларны без бик теләп кабул итәбез. Аларны иң беренче чиратта газета, сайт һәм социаль челтәрләр белән таныштырабыз, соңыннан исә хезмәткәрләр белән аралашу мөмкинлеге тудырабыз.
«Полянка» лагерендә ял итүче балаларга да шул рәвешле экскурсия уздырдык. Үзләреннән исә киләчәктә кем буласын, нинди һөнәр сайлаячаклары хакында сораштык. Егетләр исә хәрби корреспондет, янгын сүндерүче кебек кыюлык сорый торган һөнәр иясе булырга теләүләрен әйтсә, кызлар чәчтараш, пешекче булу хыялы барлыгын белдерделәр аралашу вакытында.
Экскурсия истәлеге буларак балаларга «Минзәлә»-Мензеля" район газетасын бүләк иттек
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев