«Полянка» спорт бәйрәмендә мәктәп-интернат хезмәткәрләрен отличие билгеләре белән бүләкләделәр
Балаларга билгеләр алу өчен әле нормативлар тапшырырга туры киләчәк
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
«Полянка» шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагеренда ата-ана каравыннан мәхрүм калган ятим балалар һәм ОВЗ белән авыручы балалар өчен спорт бәйрәме узды. Бу чара барышында лагерьда ял итүче балалар уен формасында ВФСК ГТО нормативларын үтәделәр.
Шулай ук бәйрәмдә Минзәлә мәктәп-интернаты хезмәткәрләренә ВФСК ГТО отличие билгеләре тапшырылды.
— Отличие билгеләренә нормативларны мәктәп-интернат хезмәткәрләренең 80% үтәде. Уку йорты директоры Нурхади Гыйльфанов тән һәм рух сәламәтлеген саклап тору өчен спортның балаларга гына түгел, ә мәктәп хезмәткәрләренә дә мөһим булуын билгеләп үтте, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га Минзәлә районында ГТО буенча белгеч Дарья Липина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев