Приют балалары өчен Наталья Красильникова яхшы дус һәм киңәшче
8 июнь — социаль хезмәткәр көне.
Төрле сәбәпләр аркасында ата-ана назыннан мәхрүм калган һәр сабый үзен приютта кирәкле итеп тойсын өчен мәхәббәт, кайгыртучанлык һәм игътибар хөкем сөргән атмосфераны анда эшләүче хезмәткәрләр тудыра.
«Тургай» социаль приют бусагасын атлап кергәч, үзеңнең бөтенләй башка дөньяда булганыңны аңлыйсың. Монда үз һөнәрең буенча гына эшләп калмыйча, балалар өчен әни дә булырга кирәк.
Наталья Красильникова 2004 елдан башлап безнең учреждениедә шәфкать туташы булып эшли. Бирегә ул медицина училищесын тәмамлап, бик яшьли эшкә килде. Социаль приютлардагы балалар тормышында шәфкать туташы да мөһим роль уйный . Аларның эше һөнәри күнекмәләр генә түгел, ә зур йөрәк, һәр баланы аңлау һәм аларга ярдәм итү сәләтен дә таләп итә. Бу эш гаять зур сабырлык, стресска чыдамлык һәм күңел җылысын сорый торган хезмәт.
Наталья эшләү дәверендә үзен инициативалы, ярдәмчел һәм аралашучан, яхшы оештыру сәләтенә ия хезмәткәр буларак танытты. Балаларга игътибарлы, сабыр һәм игелекле булуы белән аерылып тора, һәр баланың ихтыяҗларына сизгер карый. Һәм 2015 елда кабул итү бүлеге мөдире булды.
Безнең балалар өчен Наталья Петровна яхшы дус һәм киңәшче булып тора. Күп еллар узгач та, инде зур үскән тәрбияләнүчеләребез Наталья янына килеп, аның янәшәсендә узган балачакларын җылылык һәм наз белән искә алалар.
Ул тәрбияләнүчеләрнең ялын оештыруда да һәрвакыт активлык күрсәтә, үз иҗатын һәм фантазиясен файдаланып мәдәни-массакүләм чаралар үткәрүдә катнаша.
Илгизә ИСХАКОВА, приют директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев