Радик Фаттаховның хәрбиләргә ярдәме җиңү көнен якынайта
«Заиковский» хуҗалыгы директоры Радик Фаттахов махсус хәрби операциягә мобилизация башлануның беренче көннәренән үк финанс ярдәме күрсәтүче якташларыбызның берсенә әйләнде.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)
Хәзер аның Татарстан полкында шефлык итә торган бер подразделениесе бар дияргә була. Дронга каршы электрон коралны хәрби операциягә китүчеләргә биреп җибәргән иде. Аннан соң «Нива» автомобиле, фронт өчен башка кирәк-ярак — хәрбиләрдән нинди үтенеч бар — һәммәсе җибәрелеп торды.
Яңа гына дрон алырга тагын акча күчерде.
Минзәләдә яшәүчеләрнең фронт белән тыл арасындагы элемтәләре ныклыгын раслаучы бер факт бу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев