Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Радмир Мирзаянов хоккей уйнарга Минзәләдә өйрәнде

Ул биш яшьтән «Юность» боз сараена килеп «Мензелинские кречеты» сафында булды.

(Илдус Шаһиев, «Минзәлә- информ»)

Язмыш Әлмәткә китергәч, «Нефтяник» командасы өчен уйный башлады. Хәзер «Нефтяник −2013» командасы капитаны. Бу хакта безгә аның бабасы Илфар Халиков хәбәр итте.

«Баламның баласы кадерлерәк, диеп юкка гына әйтмиләр икән. Оныгымның уңышлары белән барыбыз да горурланабыз. Күптән түгел командага тугрыклы булырга тантаналы төстә ант бирделәр. Иң мөһиме, тренерлары аны киләчәге өметле спортчы дип бәялиләр», — диде безгә Илфар Халиков.

Тамырлары Минзәлә бәйле балаларның — оныкларның спортта, укуда уңышлары белән горурланасыз икән, безгә хәбәр бирегез.

Социаль челтәрдәге дусларыбызга Ратмирның фотосын һәм бер уенда ике гол кертүе хакындагы эксклюзив видео куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев