Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы Айдар Салахов якташ геройларыбызны искә алу митингында катнашты

9 декабрьдә илебез Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Бу көнне Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлиләр.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Әлеге истәлекле көн уңаеннан Минзәлә шәһәренең Җиңү паркында митинг узды. Нәкъ менә әлеге паркта Бөек Ватан сугышында батырлыклар күрсәткән кыю якташларыбызның, Социалистик Хезмәт геройларының бюстлары урнаштырылган, исемнәре язылган. 
Митингта катнашкан оешма һәм учреждение җитәкчеләре, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре алдында район башлыгы Айдар Салахов чыгыш ясады. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның мөһим хәрби бурычлар башкаруын, аларның да геройлар булуын ассызыклап үтте. 
Соңыннан митингта катнашучылар һәр герой бюсты янына килеп чәчәкләр салдылар, геройлар хакындагы тарихи фактларны яңарттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев