Район җитәкчелеге Минзәлә шәһәрендәге 3нче урта мәктәптә халык белән очрашты
Җыенны район башлыгы Айдар Салахов алып барды.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дмитрий Чухланцев дәүләт программалары кысаларында 2023 елда районда башкарылган эшләр хакында сөйләде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шәйсуваров исә узган ел шәһәрдә башкарылган эшләр буенча исәп тотты.
Участковый районда еш күзәтелә торган җинаятьләр хакында сөйләде. Мошенниклар алдавына тотылмас өчен халыкка сак булырга киңәш итте.
Район башлыгы Айдар Салахов район һәм шәһәр халкыннан еш ишетелә торган сорау һәм гозерләрне яңгыратты, аларга җаваплар бирде.
Халыкны борчыган мәсьәләнең берсе — район үзәк хастаханәсенең үз маммографиясе булмавы. Ә вакытлыча гына килгән күчмә маммографиягә халык күп җыела, салкында көтеп торырга туры килә. Район башлыгы район үзәк хастаханәсендә ремонт планлаштырылуын һәм якын киләчәктә маммография һәм томография үтү җиһазларын үзебездә дә булдырырга исәп барлыгын әйтеп узды.
Җәяүлеләрнең дә, автотранспортта йөрүчеләрнең дә үзәгенә үткән кискен мәсьәлә ул — юлларны кардан чистарту. Кардан чистарту техникасы җитәрлек, ә менә аларны тулы көчкә файдалану өчен кадрлар мәсьәләсе, ягъни механизаторларның җитешмәвен әйтте. Әгәр дә бу мәсьәлә хәл ителсә, эшне ике сменада оештырып булыр иде, диде ул.
Иске рус зиратында өмәләр быел да дәвам итәчәк. Өмәләрдә кешеләрнең активрак булын теләде район башлыгы. Техника белән тәэмин ителеш булачак диде.
Әлбәттә, мәктәптә узган җыенда балалар һәм аларга белем бирү темасы да күтәрелде. Мәктәп коллективы алдында республика күләмендә призлы урыннар яулаган укучылар санын арттыру бурычын да куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев