Район мәдәният сараенда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендә семинар-киңәшмә узды
Киңәшмәнең төп темасы — цифрлы һәм заманча технологияләр файдаланып терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыру.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә -информ»)
Киңәшмәдә ТРның 9 районы — Әгерҗе, Актаныш, Алабуга,Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Тукай, Түбән Кама районнарының авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, терлекчелек буенча белгечләре, ветеринарлар, инвестицион компания җитәкчеләре, Минзәлә районы авыл җирлекләре башлыклары, техникум студентлары катнашты.
Район мәдәният йорты фойесында оештырылган күргәзмәдә Минзәлә аграрийлары җитештергән продукция белән беррәттән Россиянең һәм Татарстанның төрле шәһәрләреннән килгән 20 дән артык компаниянең продукцияләре, инновацион технологияләре тәкъдим ителде. Компания вәкилләре үз технологияләре хакында слайдлар белән күрсәтеп семинарда сәхнәдән чыгыш та ясады.
Төп доклад белән исә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов чыгыш ясады. Ул семинарда катнашучы районнарның терлекчелек тармагының соңгы 8 аендагы нәтиҗәләренә анализ ясады.
Минзәлә районында күптән түгел генә сафка баскан Коноваловкадагы Камский Беконның терлекчелек фермасында нинди инновацион эш алымнары файдалану хакында «Минзәлә-информ» филиалы ярдәме белән төшерелгән фильмны семинарда катнашучылар зур кызыксыну белән карады.
ТР Авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагындагы алдынгы хезмәткәрләрне ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Бүләкләнүчеләр арасында Минзәлә районы вәкилләре дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев