Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район мәдәният сараенда урнашкан 1984нче сайлау участогы каршындагы мәйданда бәйрәм ярминкәсе бара

Ярминкәгә товар сатучылар, гадәттәгечә, иртәнге сәгать җиде тулганчы ук килеп җиткәннәр иде. Алар артыннан сатып алучылар да озак көттермәде, бигрәк тә ит алырга дип чыгучылар.


(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Сыер ите белән дүрт җирдә сәүдә иттеләр. Иткә бәяләр 400 сумнан (1кг) башлап иде. 

Кадрәктән килгән Артур Гафуровның үзенең шәхси ярдәмче хуҗалыгы бар. Ул бүгенге ярминкәгә бер түшкә мал ите алып чыккан:

—Булачак Россия Президенты өчен кичә үзем яшәгән җирлектә тавыш биреп куйдым инде. Бүген Минзәлә ярминкәсенә чыктым. Минзәләгә сату белән беренче генә килүем, гадәттә Чаллыга барам. Монда үз клиентларым юк, шулай да, Аллагашөкер, сату бара. 

Шулай ук балык, бал, чикләвек, җимеш, колбаса, кием-салым, тал чыбыгыннан үреп ясалган кәрҗиннәр белән сәүдә итүчеләр дә бар иде. Иркенләп йөрергә, бәйрәм итәргә чыгучылар исә кайнар коймактан, шашлыктан авыз итә алды. 

Ярминкәдә «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе активистлары да катнашты. 

«Рыбак» ҖЧҖ 808 кг балык алып чыккан иде. Узган ярминкә хакындагы материалны сайтка урнаштыргач, балык бәяләрен сорап язган комментарийлар булды. Шуңа күрә бу материалда балыкның бәяләрен язып үтәбез.

Сыла (1кг) — 250-270 сум, чуртан — 160 сум, җәен — 220 сум, жерех — 120 сум, кара балык (линь) — 130, табан (карась) — 70 сум, плотва — 60 сум, окунь — 100, язь — 45 сум, корбан балыгы (лещь) — 40, 50, 80 сум. 

Елена (сатып алучы):

—Балыкны үзебез дә, песиебез дә ярата. Алда үткән ярминкәдә үзебезгә ашарга дип эре балыклар сатып алган идем, әле запас бар. Бүгенге ярминкәдә исә песигә дип 5 кг корбан балыгы сатып алдым.

Мулланур Закиров (сатып алучы):

—Ит алырга чыктым. Итне күпләп алмыйбыз. Хатыным белән икәү генә яшәгәч, 5 кило ит тә озакка җитә. Бәясен карап торган юк, күпме булса да алабыз инде, чөнки ашамый торып булмый. 

Юртаудан үрелгән кәрҗиннәр сатучы Вильдановлар:

—Тал чыбыгыннан кәрҗиннәр үрү белән лаеклы ялга чыккач, якынча 5 ел элек шөгыльләнә башладык. Кәрҗин үрү өчен тал чыбыгын кыш көне җыябыз, кышкы чыбык чыдам була, сынмый. Аннан соң талның яшь булуы да кирәк. Гадәттә таллар сулы, сазлыклы урыннарда үсә. Үрелгән кәрҗиннәрне лак белән буйыйбыз. Җәй көне чәчәк утырту өчен үрелгән кашполарны алалар, көзгә таба гөмбә җыяр өчен кәрҗиннәр яхшы сатыла. Ярминкәдә сирәк булса да алучылар табыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев