Районда көзге чәчү тәмамланды, көнбагыш уру һәм шикәр чөгендерен алу дәвам итә
Районда көзге чәчү 16128 гектарда үткәрелде.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Иң зур мәйданнар "Август" компаниясенә караган Минзәлә ОСП хуҗалыгында- 7100 гектар көзге бодай һәм "Кама Беконы" нда- 1556 гектар көзге бодай һәм арыш.
Бүген район буенча планлы күзәтү белән йөргәндә район башлыгы Айдар Салахов төп игътибарны уҗымнар тишелешенә игътибар итте.
-Тәвәкәлләп технологик вакытта чәчкән хуҗалыклар отты, диде ул. - Корыда чәчелсә дә яңгырлар тишелешкә уңай йогынты ясады.
Хуҗалыкларда очрашулар вакытында авыл хезмәтчәннәре алдында торган башка бурычларның үтәлеше буенча да әңгәмә корылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев