Районның ЗАГС бүлегендә Гаилә бәйрәме узды
Халыкара Гаилә көне уңаеннан районның ЗАГС бүлегендә узган бәйрәм чарасында кунак буларак «Минзәлә-информ» филиалы хезмәткәре Дифиза Нуриева гаиләсе дә чакырылган иде.
Бәйрәмдә катнашкан шәһәребезнең 1нче санлы урта мәктәп балалары Гаилә турында шигырьләр сөйләделәр, җырладылар.
Һәр бала үз гаиләсен рәсемгә төшереп алып килгән иде. Иң матур рәсемнәр исә республика конкурсына җибәрелде.
ЗАГС җитәкчесе Анна Куприянова балаларны ЗАГС эшчәнлеге белән таныштырды, килгән кунакларны Гаилә бәйрәме белән тәбрик итте. Үрнәк һәм күпбалалы Нуриевлар гаиләсенә истәлекле бүләк тапшырды.
Нуриевлар гаиләсе исә шигъри юллар аша үз гаиләләре белән таныштырды, балаларга матур теләкләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев