Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рәмзил Бәдриев әтисе хөрмәтенә быел икенче тапкыр районара көрәш турниры үткәрде

Рафаил Бәдриев заманында мәйдан тоткан көрәшчеләрнең берсе.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Аның малайлары арасында фәкать Рәмзилнең генә зур уңышларга ирешүен ишетеп белә, көрәш белән кызыксынган райондашлар.
Әмма турнирны үткәрүдә бар туганнар да катнаша.Акчалата гына түгел, оештыру эшләрендә. Чөнки турнирга килгән көрәшчеләрне, күп санлы кунакларны тәмле итеп сыйлап та җибәрә Бәдриевлар.
Быелгы турнирга дүрт районнан 2008-2010 елларда туган 36  көрәшче килгән иде.Алар дүрт үлчәү авырлыгында үз көчләрен сынадылар.
Рәмзил Бәдриев, турнирны оештыручыларның берсе, баш судья:
-Безнең районнан бу ярышта үзем тренер буларак шөгыльләнгән балалар катнаша. Нурхади Золяевичка рәхмәт, көрәшче дә алып килде, бер номинациядә спонсор да булды. Интернарт мәктәптән килгән Данис Гәрәев судья буларак булышты.
Мин бу ярышларга төрле дәрәҗәдәге ярышларда Минзәлә даны өчен катнашып, җиңүләргә ирешкән якташларыбызны очраштыру  өчен дә чакырдым. Балалар танымаса да, исемнәрен атау-  олылар өчен горурлык. Ярышлар дәвамында аралашып, яшьлекне искә төшереп утыру үзе бер вакыйга бит ул.
Көрәшнең әлеге үлчәү авырлыкларында үтүнең сере бер генә- тиздән алда әйтелгән елларда туган 36, 45, 55, 65 килограмлы яшүсмерләр өчен республика турниры үтәчәк.
Команда тупланыр, билгеле. Әмма тренерның гына түгел районның өметләре булган Егор Юнзель һәм Рүзил Вәлиевка республикада уңышка ирешү өчен техник яктан да ныгырга, физик әзерлекнеө дә күтәрергә кирәк. Көрәшчеләр арасында Данил Латыйпов кына Актаныш, Чаллыдан килгән көндәшләрен җиңеп үзенең зур ярышларга әзер булуын күрсәтте.
Турнирның башка нечкәлекләре, барышы хакында Телеграммда Мензелинск- news  һәм Илшаһ  каналларын карап белә аласыз...

Фотогалерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев