Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Равил Сабырның бәрәңге белән эксперименты дәвам итә

Күптән түгел якташыбыз — журналист һәм танылып килүче драматург Равил Сабырның тиктормас кулы һәм яңалыкка омтылган күңеле экспериментка тотынуы хакында язган идек.

Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ
Минзәлә үзәк китапханәсендә очрашкач бүлбедән түгел, кечкенә генә орлыктан башланган хоббиның дәвамы хакында сораштык.


Равил Сабыр:
— Бәрәңге Минзәлә җирендә үсә. Туганнарыма рәхмәт, карап торалар. Бу корылыкны су сибеп җиңәрбез дип уйлыйм. Адресны әйтмим, экскурсиягә килеп, күз тидерә күрмәсеннәр. 

Үз сүзләрен раслар өчен бәрәңге участогын кичә фотога төшереп җибәрде.
Көзне көтәбез, бәлки авыз иттерер. Орлыкка дип бүлбедән дә өлеш чыгарыр, бәлки!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев