Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы Айдар Салахов: «Авыл җирлеге алга китсен өчен хуҗалык белән тыгыз элемтәдә торырга һәм дәүләт программаларында актив катнашырга кирәк"

Чираттагы халык җыеннары Иркәнәш һәм Әтрәкле авыл җирлекләрендә узды.

(Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ») Ике җирлектә дә җыеннарны Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов үткәрде.

Иркәнәш һәм Әтрәкле авыл җирлекләре күрше. Әмма кайбер факторлар аркасында, алар арасында аерма сизелерлек. Шуңа күрә мәкалә исеме итеп куелган цитата икесендә ике төрле яңгырый. Иркәнәш һаман да данлы үткәне турында хатирәләргә таянып яшәсә, Әтрәкленең бүгенгесе дә - ныклы, киләчәккә планнары - төгәл.

Иркәнәш авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Камалов үз чыгышында, бер ел эчендә башкарылган эшләр белән таныштырып, Тегермәнче авылында клуб төзү, ә Иске Иркәнәштә авыл советы, клуб, китапханә, ФАП урнашкан бинаны ремонтларга кирәк, дип билгеләп үтте. Шулай ук авыл эчендәге юлларга вак таш салу планлаштырыла.

Авылда яшәүчеләрнең сораулары пай җирләренә кагылышлы иде. Мәсәлән, җыенда катнашкан «Әнәк» агрофирмасы җитәкчесе Фәрис Фәтхиевтан быел пай җирләре өчен ни өчен терлек һәм кош-корт асраучыларга ашлык, ә калганнарына акчалата түләүләре турында сорадылар. Моңа район башлыгы Айдар Салахов та, Фәрис Фәтхиев та тулы, ачык җавап бирделәр. Ел корылыклы, уңыш та түбән булганлыктан, авыл халкында терлекләрнең баш санын киметмәү максатыннан, иң беренче чиратта ашлык белән мал тотучыларга ярдәм итәргә, дигән карар кабул ителде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, иркәнәшлеләр 5 центнер ашлык алдылар, аренда түләвен акчалата алучылар да оттырмады. Тагын бер сорау җир пайларын рәсмиләштерү тәртибенә кагылышлы иде.

Җыенга йомгак ясап, Айдар Салахов Югары Тәкермән, Коноваловка һәм Аю авыл җирлекләренең уңай мисалларын китерде.:

- Җирлек үссен өчен хуҗалык белән тыгыз элемтәдә торырга һәм дәүләт программаларында актив катнашырга кирәк. Шул ук вакытта, нәкъ менә нык хуҗалык, предприятие булуы Авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча федераль программаларда катнашу өчен төп критерийларның берсе булып тора. Сезнең җирлек территориясендә «Әнәк» уңышлы гына эшләп килә. Документлар рәсмиләштерү дә зур активлык таләп итә. Үз чиратында, район җитәкчелеге һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.

Әтрәкле-хуҗалык һәм авыл җирлеге бердәмлегенең ачык мисалы. «Заиковский» хуҗалыгы эшчәнлеге турында сөйләгәндә Башкарма директор Салават Фәттахов 300 баш савым сыерга исәпләнгән корпус төзү планнары турында хәбәр итте. Хәтта декабрьдә дә 45 мең сумнан артык хезмәт хакы алган сыер савучылар булды. Гомумән, узган коры ел булуга карамастан, хуҗалык аягында нык тора. 1 гектарга НДФЛ 944 сум булу шул хакта ачык сөйли.

Авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Газизҗанов та киләчәккә өмет белән карый. Планнар биредә бер елга түгел, ә бишьеллыкка төзелә. Тиздән җирлектә тагын бер яңа ФАП барлыкка киләчәк. Без элегрәк хәбәр иткән идек, 3 нче урта мәктәптә җыен вакытында Рус Мөшеге чишмәсенә юл турында сорау яңгырады. Ә җирлекнең планнарында - чишмә территориясен төзекләндерү. 

- Бер нәрсә борчый, - дип билгеләп үтте Рөстәм Газизҗанов. - Бездә вакциналаштыру темплары түбән. Шул ук вакытта үлүчеләр саны, узган еллар белән чагыштырганда, сизелерлек артты. Әлбәттә, беркемне дә көч белән мәҗбүр итү мөмкин түгел, әмма вакцинацияләнмәгән кешеләр үзләре өчен генә түгел, тирә-юньдәгеләр өчен дә куркыныч тудыра.

Хәер, әлегә Иркәнәштә дә вакцинация дәрәҗәсе түбән. Район башлыгы Айдар Салахов та, район үзәк хастаханәсенең баш шәфкать туташы Ләйлә Нуртдинова да авыл халкын прививка ясарга чакырдылар. 

Җыеннарда шулай ук полиция участковые Вадим Шәймөхәммәтов, Минзәлә урманчылыгы җитәкчесе Илнар Әхмәтгалиев, ветеринария вәкиле Илгиз Нәҗмиев чыгыш ясады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев