Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район җитәкчелеге белән очрашуда педагоглар шәһәр тормышына кагылышлы мәсьәләләрне күтәрделәр

Педагогия көллиятендә район башлыгы Айдар Салаховның, шулай ук шәһәр һәм район җитәкчелегенең уку йортлары коллективлары –педагоглар, студентлар белән очрашуы файдалы һәм җанлы шартларда үтте.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Коронавируска бәйле рәвештә, очрашу тиешле таләпләрне үтәп үткәрелде.

Район башлыгы Айдар Салахов үзенең чыгышында милли кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге буларак педкөллият педагогларына куелган бурычларга аеруча басым ясады.

– Заман таләп иткәнчә, әзерлекле белгечләр укытып чыгару, кабат әзерлек үткәрү буенча методиканы камилләштерә барырга – болар көнүзәк бурычларның берсе, –диде район башлыгы. Чыгышында коллективның яңа методикаларны, технологияләрне тиз тормышка ашыруларына канәгать калуын әйтте.

 Очрашуда шәһәр тормышына кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде. Әйтик, юллар, тротуарлар салу, педкөллиятнең 1 нче санлы тулай торакны капремонт программасына кертүгә кагылышлы һ.б. мөрәҗәгатьләр булды.

Тагын бер мәртәбә Элеваторная, Садак бистәсендәге яңа салынган йортларга газ кертү мәсьәләсе кузгатылды. Элеваторная бистәсенә газ бирү мәсьәләсе гыйнвар аенда чишелеш табачак, диелде очрашуда.

“Безнең бурыч – мөрәҗәгатьләрне өйрәнү, проблемаларны теләсә-кайсы юл белән оператив төстә хәл итү”, диде җыенда район башлыгы Айдар Салахов. Очрашуда күтәрелгән мөрәҗәгатьләр язып алынды, аларның үтәлеше контрольгә алыначак.

Безнең өстәмә

Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дмитрий Чухланцев районда дәүләт программаларын тормышка ашыру йомгаклары, киләсе елга планнар турында чыгыш ясады.

Бүген шәһәрнең 1 нче урта мәктәбендә дә шундый очрашу үтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев