Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район үзәк хастаханәсенең лифты эшчәнлеге ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы контрольлегендә

Безнең ВКонтакте Мензелинск news - Мензеля онлайн группасында район үзәк хастаханәсендә лифтның эшләмәве турында комментарий калдырганнар иде.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Әлеге сорауга район үзәк хастаханәсенең баш табибы Наил Мөбаракшин җавап бирә:

–Интенсив эксплуатацияләү нәтиҗәсендә лифтның агрегатлары эштән чыкты. Шул сәбәпле бүгенге көндә лифт эшләми. Без махсус белгечләр чакыртып, лифтны ремонтлау күпмегә төшүе хакында смета төзедек һәм аны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына юлладык. Лифтны төзекләндерү министрлык контрольлегендә.

Март аенда минем тарафтан “Сәламәтлекләрендә чикләүләр булган затларга уңайлыклар тудыру турында” боерык чыкты. Йөри алмаган пациентлар поликлиника регистратурасына мөрәҗәгать итә алалар. Аларны карау өчен белгечләр 1 нче катка чакырылачак. Әгәр дә шулай да икенче катка менәргә кирәк икән – медицина персоналлары ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев