Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Районара салым инспекциясенең Минзәләдәге бүлеген ябу дөресме?

Минзәләдә тугызынчы районара салым инспекциясенең территориаль (территориально- обособленное подразделение на территории Мензелинского района) подразделениесе ябылу хакындагы хәбәр салым түләүчеләрне аптырашта калдырды.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Бу яңалык милек, җир салымын түләүче бигрәк тә шәһәр кешеләренең бәгъренә тигән. Чөнки авылда яшәүчеләрнең, салым хезмәтендә цифрлаштырылган шәхси кабинеты булмаса да, салым хакындагы уведомленияләр авыл җирлекләре аша таратыла. Түләүне, исә, һәркем үзенчә башкара ала: банк картасы аша турыдан-туры яисә Дәүләт хезмәтләре порталында, банкка яисә почтага барып. Шәһәрдә яшәүче бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр, исә, аптырашта:шәхси кабинетлары ачылмаган, яисә керә белмиләр. Кәгазь квитанция дә килмәгән.
Үз соравымны хәл итәргә баргач салым инспекциясенең территориаль подразделениясендә чират торганда дистәләгән кеше белән аралаштым. Барысы да квитанция алырга килгән.Минзәләдә территориаль подразделениенең беренче декабрьдән ябылуын белмәгән кешеләр Алабугага барып чират алачакмы?! Бу заманда тагын күпме стресс. Вакытында түләмәсәң штрафы да бар түгелме соң? Мин аралашкан кешеләрнең барысын да оптимизацияне соңрак вакытка күчереп булмыймы икән дигән сорау борчый. Бәлки квитанция таратуны авыллардагы кебек оештырыргадыр??
Халык сорауларына компетенцияле җавап бирүче табылыр, бәлки?! Шәһәр кешеләреннән җыелган милек, җир салымның күп өлеше район бюджетына китә бит. Вакытында түли алмаучылар недоимкасы бюджетның керем өлешенә дә куркыныч тудыра түгелме?
Сорауларга җавап һәм конкрет чаралар көткәндә исегезгә төшерәбез, 2020 ел өчен салымнарны 1 декабрьгә хәтле түләп бетерергә кирәк! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев