Реклама
Көн темасы
Районның яңа прокуроры билгеләнде
РФ генераль прокуроры приказы белән Минзәлә районы прокуроры итеп моңа кадәр Чистай шәһәре прокурорының беренче урынбасары булып эшләгән Феликс Хафизов билгеләнде.
Феликс Эдуардович 1969 елның 24 гыйнварында Чистай шәһәрендә туган. 1993 елда В.И.Ульянов- Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Прокуратура органнарында 1999 елдан бирле: башта Чистай шәһәре прокуроры ярдәмчесе булып эшли башлый, аннары прокурорның өлкән ярдәмчесе, урынбасары, беренче урынбасары булып эшли. Өйләнгән, улы һәм кызы бар.
Элекке прокурор Ленар Хөсәенов ТР прокура- турасының җинаятьләрне ачуга күзәтчелек итү буенча 2 нче санлы бүлек начальнигы итеп билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев