Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Редакция кружкалары газета укучыларыбызга җибәрелде

2023 елның икенче яртысына район газетасына язылу чорында «Почтальоныңа ярдәм ит» акциясе игълан иткән идек.

(Илдус Шаһиев, «Минзәлә- Информ»)

Шушы көннәрдә уенның нәтиҗәләрен чыгардык.

Филиал логотибы һәм Екатерина күпере күренешләре төшерелгән брендлы утыздан артык кружканың бер өлешен бик актив эшләгән почта бүлекләренә- Яңа Маҗын, Дәвек, Иске Александровка, Коноваловка, Воровский исемендәге- бирелде. Күпчелек авыл почта бүлекләре үзләрендә актив газетага язылучыларга да безнең күчтәнәчләрне тапшырачак.
Газета укучыларыбыз, безнең киңәшне истә тотып, 2024 елның беренче беренче яртысына да языла башладылар. Болай шактый арзанга төшәчәк.Өстәвенә, язылучылар арасында сентябрь аенда бүләкләр уйнатылачак.

Киләчәктә дә бергә калыйк!!!

Кружкага лаек булган газета укучыларыбызда безнең акциягә карата фикерләрен көтәбез.

Без тәкъдимнәргә ачык, темалар төрлелеге, материалларның фикер тирәнлеге буенча хәлдән килгәннең барысын да эшләячәкбез!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев