Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Республика ярышларында Минзәлә көрәшчеләре пьедесталга менде

Педагогика көллияте студентлары 3 медаль яуладылар

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Минзәлә педагогика көллияте спортзалында Республика спартакиадасы кысаларында үткәрелгән милли көрәш буенча бәйге нәтиҗәләре билгеле булды. 
Командалар арасында 1 урында — Кукмара аграр көллияте, 2 урында Мамадыш политехника көллияте. 3 урынны хуҗалар — Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте командасы алдылар. 

Шәхси нәтиҗәләргә килгәндә, 60 килограммга кадәр авырлык үлчәмендә Газинур Хәеров — 1 урын, 70 килограммда Рузил Мокимов − 2 нче, 85 килограммга кадәр дә Камил Шәрипов — 2 нче урын яуладылар

Район данын яклаган тагын бер һөнәри белем бирү учреждениесы — Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы спортчылары призлы урыннарга ирешә алмадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев