Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова Минзәлә мәктәп-интернатында булды

Бүген әлеге мәктәп базасында «Абилимпикс» чемпионатының төбәк этабы узды.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Чемпионатта сәламәтлекләре ягыннан чикләүләре булган мәктәп укучылары, студентлар һәм өлкәннәр «Сыр ясау», «Сабын ясау», «Физик культура», «Слесарь эше» буенча үз һөнәри күнекмәләрен, осталыкларын күрсәтте. Татарстанның төрле уку йортларыннан һәм оешмаларыннан барсы 44 кеше катнашты. Аларның эшен бәйсез экспертлар бәяләп, баллар куеп барды. «Абилимпикс» инглиз теленнән «Мөмкинлекләр олимпиадасы» дип тәрҗемә ителә.
Катнашучыларны Минзәлә районыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов сәламләп, һәрберсенә уңышлар теләде. Кайчандыр әлеге уку йортында әтисе дә, үзе дә эшләгән талантлы җырчы Федор Кузнецов дәртле җырларын башкарып, килгән кунакларга яхшы кәеф бүләк итте, бәйрәм рухы булдырды.
Мәктәп-интернатка эшлекле визит белән килгән РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова чемпионатның ни рәвешле узуы белән кызыксынды. Мәктәп директоры Нурхади Гыйльфанов депутатны һәм башка кунакларны һәр компетенция узган кабинетлар буйлап озатып йөрде. Кунаклар экспертлар белән аралашты, катнашучыларга уңышлар теләде. Бигрәк тә сыр ясау цехы һәм шул цехта «Адыгейский» сыры ясаучы чемпионатның яшь катнашучылары ­ мәктәп укучылары зур кызыксыну уятты депутатта. Бу урында шунысын да билгеләп үтәсе килә: Минзәлә мәктәп-интернат коллективы бу өлкәдә шактый тәҗрибә туплады инде. Хәзер ул үз тәҗрибәсен башкалар белән дә бик теләп уртаклаша. Сыр ясауда үз осталыкларын Минзәлә, Казан, Мөслим районыннан килгән укучылар да сынап карады.
Гөлфия Сафиуллина, Мөслим районы Түбән Табын авылы сәламәтлекләре ягыннан чикләүләре булган балалар мәктәп интернаты тәрбиячесе:
­Бүген чемпионатка ике баланы алып килдек. Алар сыр ясау компетенциясендә үз белем һәм күнекмәләрен күрсәтә. Әле беренче генә катнашуыбыз.Башта Минзәләнең мәктәп-интернатына килеп сыр ясарга өйрәнеп киттек, балаларны эш процессы белән таныштырдык, барысын да күрсәттеләр, өйрәндек. Яңадан үз мәктәбебезнең кухнясында чемпионат положениесе нигезендә балалар белән бергә сыр ясап карадык, тәҗрибә тупладык. Ясаган сырларыбыз белән мәктәп коллективын, укучыларыбызны сыйладык. Ә бүген инде укучыларыбызны чемпионатка алып килдек.
«Адаптив физик культура» компетенциясе мәктәп-интернатның «Полянка» җәйге ял итү лагере спорт залында узды. Арча, Чаллы, Алабуга, Казаннан килгән мәктәп укучылары биредә физик культура һәм спорт буенча белемнәрен сынап карады, гимнастика ясап күрсәтте.
Компетенцияләр буенча йөреп чыккач, мәктәп белән танышкач, депутат Татьяна Ларионова, Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы вәкилләре, республиканың мәктәп- интернат директорлары һәм башка кунаклар актлар залына түгәрәк өстәл артында фикер алышты. Аралашу сәламәтлекләре чикле булган балаларның һөнәри үсеше, социаль эшмәкәрлек темалары буенча алып барылды, чыгышлар тыңланды.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова ятим балаларны торак белән тәэмин итү, сәламәтлекләрендә чикләүләре булган балаларның җәйге ялын оештыру буенча яңа закон проектары тәкъдим ителүе хакында бәян итте.
Чемпионат тәмам булып, экспертлар катнашучыларның эшен бәяләгәч, урыннар билгеле булды. 1нче, 2нче, 3нче урыннарны алучылар диплом һәм медаль белән бүләкләнделәр, башка катнашучылар исә сертификатларга ия булдылар, бүләкләр алдылар.

Әлеге чарадан видеоларны безнең социаль челтәрләрдә карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев