РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Минзәләдә авыл хуҗалыгы техникумы укытучылары, студентлары белән очрашты
Әлфия Когогина депутат эшчәнлеге, аның функцияләре, федераль дәрәҗәдәге законнар кабул итүдә депутатларның роле турында сөйләде, законнарга кертелгән үзгәрешләр белән таныштырды.
(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
–Татарстанда уникаль, бердәм команда эшли. Шуңа күрә халык өчен мөһим проектлар тормышка ашырыла. Алга таба да бердәм булып, аңлашып эшлик, – диде ул.
Очрашуда катнашкан педагоглар, студентлар депутатның чыгышын бирелеп тыңладылар.
Очрашу барышында район башлыгы Айдар Салахов район тормышы, перспективага булган планнар белән таныштырды.
–Районда якын арада ике зур проект тормышка ашырылачак. “Август” компаниясе 2400 баш савым сыерга, “Камский бекон” тагын да зуррак, 3400 баш савым сыерга комплекс төзиячәк. Ике зур комплексның төзелүе техникум студентлары өчен зур потенциал. Техникумны тәмамлаган белгечләр заманча технологияләр белән эшләргә сәләтле булырга тиешләр,– дип район башлыгы авыл хуҗалыгы белгечләренә карата хәзерге заман таләпләре турында сөйләде.
Очрашу барышында техникум укытучысы Виктор Жирнов техник коралланышны ныгыту буенча, ә техникум директоры урынбасары Гөлсинә Рәҗәпова Россия күләмендәге грантта катнашканда техникум бинасын тиешле таләпләргә җиткерү өчен ярдәм сорады, лаборатория җиһазларын яңартасы бар. Техникум педагоглары депутатка башка гозерләрен дә җиткерделәр. Депутат Әлфия Когогина һәр сорауны игътибар белән тыңлап, төпле җавапларын бирде.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Ягафаров 2020 елда районда һәм шәһәрдә башкарылган эшләр турында сөйләде. Чыгышы ахырында районның йөзен үзгәртүдә үзара салым акчасының зур роль уйнавын әйтте, быел да үзара салым җыюга бик җаваплы карарга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев