Реклама
Көн темасы
РФ Думасы депутаты Әлфия Когогина Минзәләгә эшлекле визит белән килде
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов һәм район Советы башлыгының аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова шәһәр инфраструктурасында башкарылган төзекләндерү, ремонт эшләре белән таныштырдылар.
(Илдус Шаһиев, «Минзәлә- информ»)
Әлфия Когогина Минзәләгә килгәч, Россия күләмендә отылган гранд акчасына төзекләндерелгән Ленин исемендәге паркка кермичә калмый. Бу юлы ул паркның матурланып калуына сокланып йөрде, студентларның биредә физкультура дәресендә шөгыльләнүен күргәч, әлеге объектның функциональ кулланылуына зур бәя бирде.
Яңа ремонтланган көрәш һәр гер белән шөгыльләнү залларын күргәч, районда спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылуын билгеләп үтте.
Минзәләгә килгән саен ярдәмче- интернат мәктәбе коллективы белән аралашырга вакыт таба депутат.
Биредә сыр эшләнгәнен күптән белә Әлфия Когогина. Бу юлы яфраклардан ягулык өчен брикет ясау өчен агрегат күрсәттеләр аңа.
Мәктәпкә спорт зал кирәклеге хакындагы үтенечне тыңлагач, Россия күләмендәге программага эләгү өчен ниләр эшләргә кирәклеге буенча киңәшләрен бирде. Кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә ышандырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев