Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үзгәргән тормыш: ничек җайлашабыз?

Коронавирус инфекциясе таралуына юл куймас өчен кабул ителгән үзизоляция режимы дәвам итә.

(Минзәлә, Флүрә Мусина, "Минзәлә-информ") Кайбер оешмалар үз хезмәткәрләренә өйдән чыкмыйча, читтән торып эшләргә рөхсәт бирде. Кайберләре эшләрен вакытлыча туктатып тора. Мондый шартларда өйдә вакытны ничек үткәрергә? Нәрсә белән шөгыльләнергә була?

Әлфия Ахметова, Татар Мөшеге клубының художество җитәкчесе:

–Тормышта нинди генә авырлыклар булмасын, музыка сәнгате һәрвакыт халыкны яшәүгә дәртләндереп, илһамландырып торсын. Без кыенлыклар алдында тез чүкмәбез, барыбыз да исән-сау, сәламәт булсак иде. Күңелле, матур җырлар үзизоляциядә өйдә утыручыларга рухи яктан зур таяныч дип ышанам. Шуны истә тотып, һәр мәдәният йорты үз сайтына үзешчәннәрнең чыгышларын куеп бара, безнең сайтларга кереп шулар белән таныша аласыз. Без ирем Индүс белән икебез дә баянда  уйныйбыз, жырлыйбыз. Бүгенге көндә ике оныгым (Казаннан,Чаллыдан) белән Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерләнәбез. Алар икесе дә музыка мәктәбенә йөриләр. Җырлар, шигырьләр өйрәнәбез, укыйбыз. Рәсүл Чаллы шәһәрендә үткәрелгән “Татар малае” конкурсы финалисты, Азалия Казанда музыка мәктәбенең скрипка классында укый. Хәзергә икесе дә бездә, ә фәннәрне дистанцион алым аша укыйлар. Зарланмыйлар, аларга бик ошый. Хәтта музыка дәресләре дә дистанцион үткәрелә, һәрберсен әзерләп баралар. “Татар яулыклары” темасына мастер-класс үткәрергә әзерләнәбез. Бүгенге көндә "Авылыбызнын данлыклы кешеләре" дигән темага материал туплыйбыз. Әзерләп бетергәч, исәбебез Җиңү көненә презентация ясау. Телефон аша “Мөшеге чишмәләре” белән “Балкыш” фестиваленең зона турына әзерләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев