Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ринас Гайнетдинов ясаган кар сыннары минзәләлеләрдә соклану уята 

Төрле оешма, учреждение каршына ясалган кар сыннары шәһәргә матурлык өсти, ә кешеләрдә яңа ел кәефе тудыра. 

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”) 
Кечкенәдән үк рәсем ясарга һәвәс булып үскән Ринас Гайнетдинов бик оста итеп сыннар да ясый. Аның кул җылысы кертеп пенопластан һәм кардан ясалган сыннарга сокланмый мөмкин түгел. Бәйрәмгә чыккач, күпләр үзәк чыршы янындагы зур итеп ясалган, ачык төсләргә буялган юлбарыс сынына игътибар юнәлткәндер. Бу да аның иҗат эше. Үзе хезмәт куйган 4 нче “Гномик” балалар бакчасы территориясенә, шәхси йортының капка төбенә дә кардан күз явын алырлык сыннар ясап куйган ул. 
  Ринас Гайнетдинов: 
  –Мин матур булсын, кешеләр сокланып үтсен дип бар күңелемне биреп эшлим. Әгәр дә шул сын янына туктап фотога төшәләр, аның белән хозурланалар икән – мин шуннан рәхәтлек алам, эшемнең нәтиҗәсен күрәм. Әйе, ачык төсләргә буйыйм. Якты, ачык, төрле төсләр алар бит кәефне күтәрә, бәйрәм төсмере бирә. Кардан сыннар ясау – җиңел эш түгел. Кайбер елны карга су сеңми торган кар ява. Быел да кар бик үзәнчәлекле булды, тиз генә сеңдермәде. Нинди һава торышы булуга карамастан тышта, салкында эшләргә кирәк. Шулай да мин бу шөгылемне яратам. Рәсем ясарга да сәләтем бар. Минзәләгә күченеп кайтканчы Түбән Кама татар дәүләт драма театрында художник-декоратор булып эшләдем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев