Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш турнирында Минзәлә вәкиле беренче урын яулады
Ярыш Зәйдә 21-23 гыйнвар көннәрендә узды.
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Ринат Фәрдиев истәлегенә Бөтенроссия турнирында Минзәлә көрәшчеләре дә катнашты. Аларның уңышлары турында безгә Минзәлә районы командасы тренеры Рөстәм Хәмидуллин хәбәр итте.
- 130 кг га кадәр үлчәм авырлыгында Рөстәм Бәдертдинов беренче урын яулады. Ә яшүсмерләр арасында Минзәлә интернат-мәктәбе укучысы Дмитрий Осипов 4 нче урында калды, - диде тренер.
Әлеге Бөтенроссия турнирында илебезнең 11 регионыннан: Татарстан, Башкортостан, Кабардино-Балкария республикасыннан, Ульяновск, Пермь өлкәләре һ.б. 300 ләп көрәшче бил алышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев