Рәмзил Бәдриев көрәшчеләре Минзәләнең иң билгеле символы ясалган футболкалы булдылар
Барлыгы 80 гә якын футболка ясалды
Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Минзәләдә Рәмзил Бәдриевтә шөгыльләнүче яшь көрәшчеләр эксклюзив футболкаларга ия булдылар.
Футболканың артында Татарстан Көрәш федерациясе эмблемасы булса, алдында Минзәлә шәһәренең гербы шоңкар (кречет) һәм Минзәләнең иң билгеле рәсми булмаган символы - кызыл бозау ясалган.
- Кызыл бозау - Минзәләнең борынгы заманнан ук киң танылган тарихи символы ул. Ә футболкада бозау гына түгел, ә көчле кызыл үгезләр сурәтләнгән. Миндә шөгыльләнүче көрәшчеләр үзләрен кызыл үгездәй көчле хис итсеннәр, кайда гына барсалар да, башкалардан аерылып торсыннар, - дип бу футболкаларны ясау идеясы белән таныштырды Рәмзил Бәдриев.
Барлыгы 60 лап яшь көрәшчегә 80 гә якын футболка ясалган.
- Келәмгә беренче чыгучы балалар кызыл, ә икенче чыгучылар - яшел футболка киеп чыгалар. Шуңа балалар арасында тулы комплект сорап ясатучылар булды, - дип аңлатты тренер.
Футболкалар Чебоксарда ясатылган, акчасын балаларның ата-аналары түләгән.
Бүген футболкаларны Рәмзил Бәдриев тантаналы рәвештә балаларга көрәш залында тапшырды.
Көрәшчеләргә әлеге эксклюзив бүләк бик ошады, алар дәррәү: "Рәхмәт!", диделәр.
Шушындый символикалы футболкаларга ия булган яшь спортчылар киләчәктә яңадан-яңа җиңүләр яулар, Рәмзил Бәдриев күнекмәләр алып барган көрәш мәктәбе үзе дә Минзәләнең үзенчәлекле бренды буларак танылыр, дияргә нигез бар хәзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев