Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Роберт Шәймарданов исемендәге II Республикакүләм мәктәп театрлары фестивале төгәлләнде

Фестивальнең Гран-приена Г.Тукай исемендәге Мөслим гомуми белем бирү мәктәбе иҗат коллективы лаек булды.

Минзәлә театры бинасында өч көн дәвамында барган фестивальдә Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Тукай, Арча, Әгерҗе районнарыннан финалга чыккан мәктәп коллективлары тугыз спектакль күрсәтте. 
Катнашкан барлык иҗат коллективлары да фестивальнең дипломы, 15 мең сумлык акчалата сертификат һәм Шәймардановлар гаиләсе исеменнән баллы күчтәнәчләр белән бүләкләнде. 
Гран-прига Г. Тукай исемендәге Мөслим мәктәбе иҗат коллективы — җитәкчеләре Синара Яббарова — лаек булды. Алар, фестивальнең йомлаклау көнендә Минзәлә театры сәхнәсендә К. Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасын күрсәтеп, жюри әгъзаларының һәм тамашачының күңелен әсир итте, елатты... Коллектив фестивальнең Дипломына һәм 25 000 сумлык сертификатка ия булды. 


Минзәлә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шәйсуваров ябылу тантанасында чыгыш ясап, фестивальдә катнашкан һәр яшь артистка район башлыгы исеменнән рәхмәтен җиткерде, киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде. 


Театрның режиссеры Ильяс Закиров Роберт ага Шәймарданов хакында якты истәлекләре белән уртаклашты, фестивальне оештыруда зур ярдәм күрсәткән өчен тормыш иптәше Гөлфәния ханымга рәхмәт белдерде. Театр директоры Фаяз Хизбуллин Минзәлә театрыда тагын бер зур — Россиякүләм бэби-театрлар фестивале узачагын әйтеп үтте. 


С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында 28 ел дәвамында үзенең җитәкчесе булган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, М. Сәлимҗанов исемендәге Республика премиясе лауреаты Роберт Шәймәрданов исемендәге II Республикакүләм мәктәп театрлары фестивале 2023 елдан бирле уздырылып килә. Дәвамлы фестиваль булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев