Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Россия Ел укытучысы» зона турында Минзәлә районыннан дүрт педагог катнашты

Яр Чаллы шәһәрендә «Россия Ел укытучысы»Бөтенроссия конкурсының төбәк этабының зона турлары узды.

(Дифиза Нуриева « Минзәлә-информ»)
«Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабының зона турында Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ксения Крючкова һәм Югары Тәкермән мәктәбенең инглиз теле укытучысы Алинә Шәйдуллина катнашты.
54нче гимназия базасында "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" Бөтенроссия һөнәри конкурсының зона этабы узды. Анда ачык дәресләрдә 2нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Рәхмәтуллина үз осталыгын күрсәтте.
Минзәлә шәһәренең 1нче урта мәктәбенең яшь, актив укытучысы Алинә Никитина «Педагогик дебют» Бөтенроссия конкурсының зона турында көч сынашты.
Ачык дәресләрдә һәм мастер-классларда педагоглар хезмәттәшләре белән төрле инновацион методларны, эш формаларын һәм алымнарын куллану тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Иҗади көн нәтиҗәләре буенча педагогларга катнашучы таныклыгы тапшырылды.
Зона этабының конкурс сынаулары буенча максималь балл җыйган конкурсантлар йомгаклау этабында катнашачаклар, ул 2023 елның 20-24 мартында узачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев