Россия Герое Виктор Рень Минзәләдә космонавтларны әзерләү белән таныштырды
Ай ярым дәвамында Минзәлә аэроклубы территориясендә космонавтлар махсус программа буенча әзерлек үтә.
(Минзәлә, Илшат ВАГЫЙЗОВ, “Минзәлә-информ”)
Космонавтларның Россия ДОСААФ ТР Үзәк аэроклубының Минзәлә филиалы территориясендә ничек әзерлек үтүләре белән безне программа җитәкчесе, Ю.Гагарин исемендәге Космонавтлар әзерләү өчен Россия Дәүләт фәнни тикшерүне үзәге 3нче идарәсе җитәкчесе урынбасары, Россия Герое полковник Виктор Рень таныштырды.
- Безнең сборлар елына ике тапкыр (май-июнь һәм август-сентябрьдә) үткәрелә. Быел коронавирус пандемиясе сәбәпле, май-июнь айларында үтәсе сборларын күчердек һәм икесен берләштердек. Бу берникадәр ситуацияне катлауландырса да (чөнки инструкторларыбыз үзләре өчен аерым сборлар үткәрәлмәделәр), гомуми әзерлеккә бу бернинди зыян китермәде. Безнең инструкторларыбыз – үз эшләренең белгечләре. Үз алдыбызда никадәр зур җаваплылык торганын аңлап эш итәбез, - дип билгеләп үтте Виктор Рень.
- Минзәләдә без әзерлекнең бер төрен – махсус парашют әзерлеген үткәрәбез. Без биредәге трап дропзонаны, техниканы кулланабыз, җирле инструкторларны җәлеп итәбез. Аерым аларның зур осталыгын билгеләп үтәсе килә. Алар безнең инструкторлар өчен дә аерым позицияләр буенча тренировкалар үткәрәләр. Безнең космонавтлар әзерләү үзәгендә мондый мөмкинлекләр юк, шуңа күрә без Минзәлә аэроклубының мөмкинлекләрен кулланабыз һәм бу уңай нәтиҗәләр китерә, - диде ул.
“Нигә нәкъ менә Минзәләне сайлыйсыз?” дигән сорауга ул Татарстан республикасы һәм Минзәлә районы җитәкчелегенең лояль карашы, очу һәм парашютта сикерү өчен ирекле һава зонасы булу, Минзәләнең экологиясе һәм табигате, аэроклубның югары квалификацияле профессиональ коллективы, бәяләрнең артык югары булмавы, тренировкалар өчен барлык кирәкле җайланмаларның, шул исәптән барлык һава торышы шартларында эшләргә мөмкинлек тудыручы ясалма очып китү-утыру полосасы булуы кебек факторларны атады.
Исегезгә төшерәбез, кичә Минзәләгә визиты барышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук космонавтлар әзерлеге шартлары белән дә танышты.
Россия Герое Виктор Рень белән интервьюны безнең YouTube каналында карый аласыз.
Безнең белешмә
Парашют әзерлеге-космонавтларны әзерләүнең 13 төреннән берсе , очыш алдыннан һәр космонавт парашют белән кимендә 50 сикерергә тиеш, киңлектә үзенең тәненә ия булырга, психика, маневрлаштыру, штаттан тыш хәлләрне эшкәртү һ. б. күнегүләрне үтәргә тиеш.. Парашют сикерүләре вакытында модельләштерелгән стресс системасы булдырыла, анда булачак космонавтларга куелган математик, логистик, психологик бурычларны хәл итәргә туры килә.
акцент
- 2010 елда югары дәрәҗәдә Парашют спорты буенча Дөнья чемпионаты үткәрелү (әлегә Минзәләдән башка бер генә Россия шәһәрендә дә шул кадәр масштаблы чара үткәрелмәде) – Минзәлә аэроклубына Ю.А.Гагарин исемендәге Космонавтлар әзерләү үзәге белән хезмәттәшлек итә башларга мөмкинлек тудырды. 2011 елдан башлап ел саен үткәрелгән әлеге тренировкаларда күп кенә билгеле космонавтлар: Геннадий Падалка, Михаил Корниенко, Михаил Тюрин, Елена Серова, Сергей Прокопьев, Александр Самокутяев, Александр Мисуркин, Евгений Тарелкин, Сергей Рыжиков, Валерий Корзун, Анатолий Иванишин, Андрей Борисенко булдылар, - дип билгеләп үтте Россия ДОСААФ ТР Үзәк аэроклубының Минзәлә филиалы җитәкчесе Равил Нурмөхәммәтов.
Галереядагы фотоларны космонавтларның махсус парашют әзерлеге һава видео- һәм фотооператоры Александра Тюрина бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев