Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рөстәм белән Данис спортны югары дәрәҗәгә күтәргән остазлар

Нурхади Гыйльфанов җитәкләгән мәктәп- интернат билбау көрәше буенча турнирны үзләрендә эшләгән Рөстәм Хәмидуллин белән Данис Гәрәевны зурлауга багышланган иде.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Чыннан да алар килгәч биредә спорт ярышларында катнашу арту өстенә, күрсәткечләр дә күтәрелде. Махсус Олимпиадада Татарстан данын яклап призлар яулау- аерым бер зур вакыйга. Бу хакта без күп тапкырлар яздык.
Коллективта билбау көрәше буенча турнирны үткәрүгә ныклап әзерләнгәннәр. Җиде районнан 93 көрәшченең килүе игътибарга лаеклы сан. Яшьләре бик зур булмаса да, әзерлекле көрәшчеләр бар иде. Хуҗалар бигрәк тә тырышкан- турнирда алар беренче булды.
Турнирны ачу тантанасына район хакимияте башлыгының аппарат җитәкчесе Аида Биктимерова, турнирны үткәрергә булышучылар, күп санлы кунаклар килгәннәр иде.
Аида Биктимерова турнирга килүчеләрне район башлыгы Айдар Салахов исеменнән котлады, үткәрүдә булышучыларга аның исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды. Катнашучылар арасында заманында район данын яклап бил алышкан ветераннарның булуы да куанычлы күренеш. Яшьләр аларны танып белсен, алар үрнәгендә тәрбияләнсен өчен кирәк бу!
Ачу тантасында директор Нурхади Гыйльфановның турнирны Данис һәм Рөстәмне зурлар өчен максатында үткәрелүен әйтүе көчле алкышларга күмелде. Педагог һәм остазлар елында балалар белән эшләүчерне зурлауның иң үтемле, үрнәк алырлык чарасы бу.
Турнирга багышланган видеоларны безнең социаль челтәрләрдән карагыз.
Фикерләрегез туса, языгыз.
Безнең видеоларны дусларыгызга җибәрергә онытмагыз. Кечкенә генә мәктәпнең нинди зур турнир үткәрүен күбрәк кеше белсен! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев