Рөстәм Миңнеханов эшлекле визит белән Минзәләдә булды
Дәүләт программалары нигезендә район халкының социаль-көнкүреш шартларын яхшырту буенча дәвамлы эш алып барыла
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Минзәлә районының эре инвесторы «Кама Беконы» компаниясенең Коноваловкадагы терлекчелек комплексы территориясендә Рөстәм Миңнехановның район активы белән очрашуы булды. Очрашуда район оешма-учреждениеләре, хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, «Кама Беконы» предприятиесе хезмәтчәннәре, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары катнаштылар.
Очрашу башланыр алдыннан «Кама Беконы» генераль директоры Ленар Салахов хуҗалыкның яңа төзелгән корпусларының берсендә киләчәккә планнары буенча презентация белән таныштырды. Шушында ук Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы базасындагы күптән көтелгән цифрлы технологияләр факультеты проекты да хуплау тапты — республика хөкүмәте тарафыннан аның бинасын ремонтлауга акча бүленеп биреләчәк. Район ветеринария берләшмәсенең бинасын ремонтлауга һәм материаль-техник базасын ныгытуга да финанслау арттырылачагы билгеле булды.
Ындыр табагы территориясендәге очрашу барышында район башлыгы Айдар Салахов бүгенге социаль-икътисадый торыш һәм киләчккә үсеш планнары белән таныштырды. Дәүләт программалары кысаларында юллар, су-канализация челтәрләре яңартылуы һәм төзелеше ишегалларын, социаль объектларны ремонтлануы, гражданнар тарафыннан рәхмәт сүзләре белән кабул ителүен әйтте. «Кама Беконы», «Август-Минзәлә», «Калморза» һ.б хуҗалыклар, оешма-предприятиеләр тарафыннан салымнар, аерым алганда НДФЛ түләнелүе, эш урыннары булдырылуы район икътисадына уңай йогынты ясавын искәртте. Бүгенге көндә Садак бистәсендә төзелүче мәктәпнең дә район өчен күптән көтелгән булуын билгеләп үтте. Әлеге һәм башка эшләрдә күрсәтелүче ярдәм өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтте.
ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесенең беренче урынбасары — Татарстан Республикасы Рәисенең Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов үз юнәлешләре буенча Минзәлә районына кыскача характеристика биреп уздылар.
— Гуманитар ярдәм җибәрү, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча эшләвегез өчен өчен рәхмәтлебез. Аеруча якыннарын югалткан гаиләләргә һәрдаим ярдәм күрсәтү мөһим. Гомумән алганда, Минзәлә районында тотрыклы эш алып барыла, зур проектлар тормышка ашырыла, — дип Рөстәм Миңнеханов райондагы социаль-икътисадый ситуациягә уңай бәясен бирде.
Республикада гамәлгә ашырылучы программалар авыл җирлекләренә дә уңай йогынты ясый, яшәү шартларын яхшырта. Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова, соңгы елларда башкарылган эшләр белән таныштырып, республика, район җитәкчелегенә, инвесторларга коллегалары исеменнән рәхмәт сүзләрен әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев