Рөстәм Миңнеханов Минзәлә районының авыл хуҗалыгындагы уңышларын югары бәяләде
«Казан-Экспо» да (Казан шәһәре) авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган «Уңыш-2025» бәйрәме узды.
Әлеге бәйрәмдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең котлау сүзендә эре мөгезле терлекләрнең баш саны арттыруда һәм ит җитештерүдә иң югары үсешкә ирешкән өчен Минзәлә районы хезмәтчәннәренә югары бәя бирде. Рөстәм Миңнеханов республика буенча комбайнер-лидерлар исәбендә райондашыбыз Владислав Гарнышевны да алкышлар белән сәламләргә тәкъдим итте. Тантанада «Кама беконында» хезмәт куючы машина белән сыер савучылар арасында 29 нчы Бөтенроссия конкурсында призер Рузилә Латыповага «Татарстанның атказанган терлекчесе» исемен тапшырды.
Бәйрәмгә барган 14 кешелек делегацияне район башлыгы Айдар Салахов җитәкләде.
безнең өстәмә
Владислав Гарнышев бүгенге көндә дә уракта. Ул хәзерге көндә күрше районда көнбагыш суктыруда эшли. Гомуми күрсәткече бүгенге көнгә 7074 тоннага җитте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев