Рәсәй Президенты Минзәлә медучилищесы студентына грамота һәм медаль җибәрде
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән Минзәлә медицина училищесы студентын бүләкләделәр.
(15 октябрь, Минзәлә, «Минзәлә-информ», Чулпан Шафикова). Минзәлә медицина училищесының өченче курсында укучы студент Алия Абышевага РФ Президенты Владимир Путин медаль һәм грамота җибәрде.
Алия #БезБергә (#МыВместе) «Бөтенроссия үзара ярдәм акциясен оештыруга өлеш керткәне өчен» медале белән бүләкләнде. “БезБергә” акциясе коронавирус пандемиясе вакытында өлкән, аз хәрәкәтләнүче гражданнарга һәм медицина хезмәткәрләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Рәсәйнең барлык төбәкләрендә дә волонтерлар дарулар һәм азык-төлек китереп эшлиләр.
Алия Абышева: «Мин «Медик-волонтерлар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе урынбасары. Пандемия чорында безнең волонтерлык хәрәкәте тынып тормады, ә эшләвен дәвам итте. Җиңү көнендә без бүләкләр тараттык һәм ветераннарны котладык, карантин вакытында азык-төлек китереп тордык, медицина ярдәме күрсәттек, мәсәлән, артериаль кан басымын үлчәдек, хастаханәдә кирәк саен булышып тордык.»
Лилия Гыйльметдинова - «Медик-волонтерлар»» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе: «Алия бу бүләккә чып-чынлап лаек. Мин аны бик тырыш волонтер итеп күрәм, ул укырга да, эшләргә дә, иҗат белән шөгыльләнергә дә өлгерә. Ул төрле яклап уңган кыз.»
Бүгенге көндә «Медик-волонтерлар» сайтында Минзәлә медицина училищесыннан 108 волонтер теркәлгән, Яр Чаллыда – 17, Яшел Үзәндә аларның саны - 79, ә Әлмәттә – 189 кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев